Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Һава торышы

Ял көннәрендә Татарстанда һава температурасы нормадан 4-6 градуска югарырак булачак

Ял көннәрендә Татарстанда уртача тәүлеклек температура нормадан 4-6 градуска югарырак булачак. Бу хакта «МЕТЕО» фаразлау үзәге синоптигы Александр Ильин хәбәр итте.

(7 ноябрь, «Апастово-информ»)


 

«Шимбә көнне Татарстанда температура +4тән +6 градуска кадәр булачак. Республиканың көньяк-көнбатыш районнарында термометр баганалары +7..++9га кадәр күтәреләчәк», - диде агентлык әңгәмәдәше. Шулай ук төбәктә бу көнне яңгыр явачак.

Якшәмбе көнне республикада явым-төшем көтелми. Көндез температура +3...+5 градус булачак.

Шимбә көнне Казанда шулай ук яңгыр көтелә, төшкә таба ул бераз көчәячәк, ә 19 сәгатьтән соң гына туктаячак. Көндез температура +5тән +7 градуска кадәр булачак.

Якшәмбе көнне шәһәрдә алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, әмма һава температурасы көндез +4...+6 градус тәшкил итәчәк.

«Шимбә көнне дә, якшәмбе көнне дә Татарстанда, шул исәптән республика башкаласында да, җил көнбатыштан исәчәк, әмма көчле түгел – секундына 1-3 метр тизлек белән», - дип билгеләде синоптик.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев