Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Метеоролог Татарстанда нинди җәй көтеләчәге турында әйтте

Эксперт сүзләренә караганда, июнь һәм август климат нормасына якын булыр дип фаразлана.

Татарстанда озак сроклы фараз буенча, эссе һәм коры җәй көтелә. КФУның метеорология, климатология һәм экология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев “Комсомольская правда”га шулай дип белдергән. Галим сүзләренә караганда, июнь һәм август һава температурасы буенча климат нормасына якын булыр дип фаразлана. Ә менә июльдә, барлык күрсәткечләр буенча, аномаль эссе булачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, аңа кадәр әле ерак булганга, мондый фаразлар бары тик 67 процентка гына раслана ала. "Нормадан югарырак температуралар күзәтелгәндә, бу, кагыйдә буларак, корылык белән озатыла. Эш шунда ки, җәй көне эссе һава – антициклональ һава торышы, ә антициклоннарда явым-төшем аз була. Моннан тыш, эссе һава торышы дымның парга әйләнүенә китерә", – дип билгеләп үтә Әүхәдиев.

Чыганак:https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/meteorolog-tatarstanda-nindi-ai-kotelacage-turynda-aitte

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев