Татарстанда 26 июньдә яңгыр һәм яшен көтелә, көндез +21 градуска кадәр җылыта
Татарстан Гидрометеорология үзәгендә хәбәр итүләренчә, 26 июнь, җомга көнне республикада болытлы, аязлы урыннар булган һава торышы көтелә. Төнлә кайбер урыннарда аз гына һәм уртача яңгыр явуы ихтимал. Көндез дә явым-төшемнәр көтелә: аз гынадан уртачага кадәр, урыны белән көчле, аерым районнарда яшен булырга мөмкин.
Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка алышына – 5-10 м/с, көндез урыны белән исе 15-17 м/с кадәр көчәячәк. Һава температурасы төнлә +9..+14 градус тәшкил итте. Көндез һава +16..+21 градуска кадәр җылыначак, көнчыгыш районнарда +25 градуска кадәр.
Казандагы һава торышы: болытлы, аязлы урыннар, вакыт-вакыт яңгыр, аерым урамнарда яшен. Җил төньяк-көнчыгыштан – 5-10 м/с, урыны белән исе 13 м/с кадәр. Казанның көндезге максималь температурасы +17..+19 градус булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев