Татарстанда аномаль җылы һава торышы саклана
24 мартта Татарстанда антициклон йогынтысында аномаль җылы һәм коры һава торышы дәвам итә. Явым-төшем көтелми, иртән кайбер урыннарда томан һәм бозлавык булырга мөмкин.
Көндез һава температурасы +6... +11 градуска кадәр күтәрелә (Казанда +9…+11). Төнлә -2…-7, аязганда -10 градуска кадәр суыта.
Синоптиклар хәбәр иткәнчә, атна ахырына таба җылы тагын да артачак, ә температура тирбәлешләре кими барачак.
Бу хакта “Татар-информ” хәбәрендә язылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев