Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Татарстанда янә эссе: һава температурасы +35 градуска кадәр күтәреләчәк

Республикада һава температурасы берникадәр кимегәннән соң эсселек кире кайта. Эш көннәрендә көндез температура +35 градуска кадәр җитәчәк. Ялларда яшенле яңгырлар көтелә.

Гидрометеоүзәк фаразына караганда, республикада иртәгәдән башлап бик эссе антициклон хөкем сөрәчәк. Дүшәмбе көндез термометрның терекөмеш баганасы +27…+32 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнге сәгатьләрдә +12…+17. Чәршәмбе – 12 июньдә көндез һава температурасы +34 градус тәшкил итәчәк. Төнлә +17…+22. Пәнҗешәмбе – 13 июньдә шундый ук һава саклана. Әмма көндезге сәгатьләрдә урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар явып узарга мөмкин. Җомга – 14 июльдә көндез +30…+35 градус. Урыны белән яшенле яңгырлар. Ял көннәрендә –15-16 июньдә дә яшенле яңгырлар булачак. Көндез бераз гына җиләсрәк +22…+27 градус. Исегезгә төшерәбез: кыска эш атнасы бу. 12 июньдә (чәршәмбе) – Россия көнендә ял итәбез.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/06/144267/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев