Татарстанда яңгыр, юеш кар һәм бозлавык көтелә
21нче апрельдә Татарстанда иртән һәм көндез яңгыр белән юеш кар явуы көтелә.
Җил секундына 6-11 метр, урыны белән 15-18 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Юлларда бозлавык ихтималы бар.
Төнлә температура 0…+5 градус, кайбер районнарда -2 градуска кадәр төште. Көндез +2…+7 градус көтелә. Казанда көндез +2…+4 градус булачак.
Чыганак: “Татар-информ”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев