Татарстанда яңгырлар һәм +22 градуска кадәр җылылык көтелә
Бүген, 14нче апрельдә, Татарстанда аязучан болытлы һава булачак. Иртән урыны белән яңгыр һәм яшен көтелә, кайбер районнарда томан төшүе ихтимал. Көндез дә бераз яңгыр явуы мөмкин.
Җил төньяк-көнчыгыштан 6-11 м/с, урыны белән 15-16 м/с кадәр көчәергә мөмкин.
Төнлә +5…+10, көндез +12…+17 градус, аерым урыннарда +22 градуска кадәр җылыта. Казанда көндез +13…+15 градус булачак.
Чыганак “Татар-информ”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев