Татарстанда яңгырлар, яшен һәм +26 градуска кадәр көтелә
Татарстанда пәнҗешәмбе, 18 июньдә, болытлы, ачыкка әйләнешле һава торышы көтелә, урыны белән көчсез һәм уртача яңгырлар узачак. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
Көндез кайбер районнарда яшен булуы ихтимал, җирле град да явуы мөмкин.
Җил көньяк-көнбатыштан 5–10 м/с тизлектә, урыны белән ишкеннәр 14 м/сга кадәр, көндез җирле рәвештә – 15–20 м/сга кадәр көтелә.
Һава температурасы көндез +21 дән +26 градуска кадәр булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев