Татарстанда яңгырлы һава торышы көтелә
17 июньдә Татарстанда үзгәрүчән болытлы һава торышы була.
ТР Гидрометүзәге мәгълүматларына караганда, төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, кайбер районнарда томан төшәчәк. Көндез республикада явым-төшем көтелә. Кайбер районнарда яшен һәм боз явуы ихтимал.
Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан, тизлеге – 5-10 м/с, урыны белән тизлеге 12 м/с кадәр, яшен вакытында кыска вакытлы көчәю – 15-18 м/с.
Төнлә температура +9...+14 °C, көндез +19...+ 24 градуска кадәр җылыначак.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-yangyrly-hava-torysy-kotela-5906293
Фото: Лейла Шигабеева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев