Татарстанда яшәүчеләрне 27 февральдә томан төшү турында кисәттеләр
27 февральдә төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә урыны белән томан көтелә.
(26 февраль, “Апастово-информ”).
Моңа бәйле рәвештә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Республика буенча Баш идарәсе саклык чаралары турында искә төшерә. Машина йөртүчеләргә тизлекне киметергә, дистанцияне арттырырга, куркыныч маневрлардан качарга һәм томанга каршы фаралар кулланырга киңәш ителә. Җәяүлеләргә юлларны кичкәндә һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев