Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Татарстанда кабат яшен һәм көчле җил көтелә

8 июльдә, Татарстанда температура төшү фонында һава шартлары начарлануы фаразлана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Дүшәмбе көндез һәм кич республикада урыны белән яшен көтелә. Төньяк-көнбатыштан көчле җил, ул секундына 15-18 метр тизлектә исәчәк, дип билгеләп үтә синоптиклар.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, атмосфера фронты узганнан соң Татарстанда аномаль эсселекне уңайлырак һава торышы алмаштырды. Бүген төбәктә һава температурасы +30 градустан артмаячак дип фаразлана.

Чыганак:https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-kabat-yasen-ham-koc-kocle-il-kotela-5890134

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев