Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Һава торышы

Татарстанда көндез 27 градуска кадәр салкын булачак, бераз кар явуы да ихтимал

Бүген, 24 декабрьдә, Татарстанда республикага кичә килгән бик салкын һава торышы сакланачак.

(24 декабрь, “Апастово-информ”).



Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз кар явачак, Казанда явым-төшем көтелми.
Төньяктан һәм төньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итә. Юлларда бозлавык барлыкка киләчәк.
Иртән Татарстанда һава температурасы -24..-29 градус тәшкил итә, ә аязганда термометрның терекөмеш баганасы -32 градуска кадәр (ТР башкаласында -24..-26 градуска, аязганда -29 градуска кадәр) түбәнәя. Көндез исә температура -18..-23 градус, көнчыгышта -24..-27 градус (Казанда -18..-20 градус) тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев