Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Халык синоптигы: «Быелгы кыш озакка сузылыр»

Татарстанда кыш соры һәм карсыз һава торышы белән башланды. Ә чын кышны кайчан көтәргә? Гомумән, быелгы кыш нинди булачак? Бу сорауларга Балтач районының Янгул авылында яшәүче “халык синоптигы” Әмир Шәрәфиев җавап бирде.

  Аның фаразларына караганда, быелгы кыш узган елгыдан җылырак булачак. “Әмма ике мәртәбә кыш кышлыгын күрсәтеп алачак. Яңа ел алдыннан кыска вакытлы суыклар булырга мөмкин. Ә кыш азагында суыклар шактый озакка сузылырга охшаган”, – дип сөйләде ул “ВТ” журналистына.

  Әмир Шәрәфиев әйтүенчә, быелгы кыш, соң башланса да, озакка сузылырга мөмкин. “Суыклар март аенда да дәвам итәргә мөмкин”, – ди ул.

  “Халык синоптигы” фаразлавынча, кар 10 декабрьдән соң явачак. “Әмма карның күп өлеше февральгә калачак. Хәтерләсәгез, быелгы августның 20 көне яңгырлы булды. Бу нәкъ менә февральнең 20 көненә туры килә. Ул чорда кар шактый булыр”, – диде Әмир Шәрәфиев.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/12/157516/
© Ватаным Татарстан

Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/fir-branch-with-snow_1579303.htm#fromView=search&page=2&position=6&uuid=a000e7b5-3a69-4b42-9531-2b34d63ae06b

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев