Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы киңәшләре

АЛСУ КАРЛЫГАННЫҢ БЕЗДӘ НИНДИ СОРТЛАРЫ ЯХШЫРАК ҮСӘ?

Алсу карлыган табигатьтә очрамый, аны селекционерлар кызыл һәм ак карлыганны кушылдырып китереп чыгарган. Ул суыкка, корылыкка чыдам, кызыл һәм ак карлыганнан баллырак.

🍇“Голландская розовая” — уртача өлгерешле, җимешләре уртача (0,5-0,9 г), баллы. Бер куак 5-7 кг га кадәр уңыш бирә. Суыкка һәм корткычларга бирешми.
🍇“Розовый жемчуг” — иртә өлгерешле сорт, җимешләре эре (0,9-1,3 г), бик баллы, компот, желега менә дигән, ә кайнатма, джемнарда бик үк хуш исле булмаячак. Бер куак 5-6 кг уңыш бирә, карлыганнары коелмый, көзгә кадәр кипмичә, ботагында сарышып утырачак.
Суыкка, чирләр һәм корткычларга чыдамлыгы шактый югары.
🍇“Мускат розовый” — иртә өлгерешле сорт, исеменнән үк күренгәнчә, җимешләреннән мускат тәме килә: баллы, хуш исле. Карлыганнары эре, 1-1,2 г лы, бер куак 7 кг га кадәр уңыш бирә ала. Карлыганнары коелмый, көзгә хәтле ботагында эленеп кала ала. Суыкка чыдам, чирләр һәм корткычларга сирәк бирешә.

Чыганак:https://vk.com/irekmaydani?w=wall-59550939_30115%2Fall

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев