Апастан Хәбибуллиннар гаиләсе бәйге җиңүчесе
“2025 елның иң яхшы төзекләндерелгән хуҗалыгы» – Сара Садыйкова урамында яшәүче Рамил һәм Раилә Хәбибуллиннар хуҗалыгы.
(5 ноябрь, «Апастово-информ»)
“Кул эшләрен бик яратам. Гаиләбез белән матурлыкка гашыйкбыз. Нинди генә әйбер күрсәк тә, аңардан матурлык табарга, тудырырга тырышабыз. Артык матди чыгымнар таләп итмәгән чыганаклардан әйберләр ясыйбыз. Агач кисәкләре, бутылкалар, артып калган төзелеш материаллары – берсен дә әрәм булмый. Бу эш тынычландыра, күңелгә рәхәтлек өсти. Үзеңне әкияттәге кебек хис итәсең”, – ди Раилә.
Хәбибуллиннарның капка төпләре, бакчалары, ишегаллары матурлыкка күмелгән. Һәр эштән кул һәм күңел җылысы бөркелә.
“Өй каршына шундый зур кош утырту күптәнге хыялым иде. Узган кешеләр дә игътибар итә. Кошны ясалма үләннән ясадык. Каркасын тимердән җыйдык. Коерыгы инде җиңел генә ясалды. Җирен күтәреп, матур итеп бизәп куйдык. Үзебез тудырган матурлыктан күңелебез ял итә”, – ди Раилә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев