Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы киңәшләре

Бакчада нинди үлән үстергән өчен җинаять җаваплылыгы булуы билгеле

Бакчачылар эт эчәгесе яки кычыткан ефәге (вьюнок) яисә өч төсле була торган ипомея дип аталган чәчәк үстерсә, җаваплылыкка тартылырга мөмкин.

Әлеге үләннең орлыкларында тыелган эргин матдәсе бар. Күптән түгел бачачыларның популяр булган бу үсемлекне үстергән өчен җинаять җаваплылыгы кертелде, дип сөйләде «Прайм» агентлыгына биргән интервьюсында адвокат Елена Кудерко. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Җинаять кодексының 231 маддәсе наркотик яки психотроп матдәләр булган үсемлекләрне законсыз үстергән яки аларның химик матдәләре (прекурсоры) өчен җинаять җаваплылыгын күздә тота. Мондый үсемлекләр исемлеге даими рәвештә яңартыла һәм үзгәрешләрне барлык бакчачылар һәм дача хуҗалары күзәтергә тиеш.

Үсемлекнең ун данәсе булу зур үлчәм дип саналачак, аеруча зур күләм - 100 данәдән башлана. «10-11 үсемлек өчен ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү, 100 һәм аннан да күбрәк өчен сигез елга кадәр төрмә җәзасы яный», ди Кудерко.

Чыганак:https://tatar-inform.tatar/news/bakcacylarny-aige-sezonda-populyar-usemlek-ustergan-ocen-real-srok-turynda-kisattelar-5888127
Фото:https://photo.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев