Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы киңәшләре

Бакчадагы түтәлләргә ни өчен дарчин сибәргә кирәк?

Бакчачылар өчен дарчинның (корица) көтелмәгән файдасы ачыкланган. Бу тәмләткечне түтәлләргә сибәргә кирәк.

  Белгечләр әйтүенчә, дарчинның төп өстенлеге – кырмыскаларны куркыту. Аның көчле хуш исе бу корткычларны адаштыра һәм аларның гадәти маршрутларын боза. Дарчинны кырмыскаларның күпләп җыела торган урынга сибәргә кирәк, дип аңлаткан белгеч.

  Шулай ук дарчин үсемлекләрне гөмбәчек авыруыннан да саклый. «Дарчин гөмбәчеккә каршы көчле үзлеккә ия. Үсемлекләрнең тирә-ягына, туфракка сипсәң, төрле гөмбәчек авыруларыннан, мәсәлән, онлы чык яки соры күгәректән сакланырга мөмкин», – дип сөйләгән белгечләр.

  Моннан тыш, бу тәмләткеч үсемлекләрдә тамыр ясалуны көчәйтә, туфракның составын яхшырта һәм кимерүчеләрне куркыта, дип яза «БелНовости» сайты.

  Чыганак:https://intertat.tatar/news/bakcadagy-tutallarga-ni-ocen-darcin-sibarga-kirak-5868113

Фото «Татар-Информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев