Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Бакчачы киңәшләре

Бакчага гашыйк җан: Рафаэль Җамалиев серләре

Апаста яшәүче Рафаэль Җамалиев өчен бакча - гади шөгыль генә түгел, ә яшәү рәвеше. Лаеклы ялга чыккач, ул туган җиренә тагын да ныграк берегеп, мул уңыш серләрен еллар буе туплаган тәҗрибәсе белән дәлилли.

Рафаэль абый Җамалиевны күптән инде оста бакчачы буларак беләбез. Аның бакчасына кереп караган кеше мондагы тәртипкә, байлыкка һәм төрлелеккә сокланмый калмый. Үзе әйтүенчә, бакчачылык шөгыле - иренмәгән кешегә зур рәхәтлек тә, файда да китерә. Монда һәр эш үз вакытында башкарыла, һәр орлык уйлап сайланыла, шуңа күрә уңыш та мулдан җыела.

Бакча сезоны Рафаэль абыйда кыш уртасыннан ук башлана. Февраль башында ук орлыкларны барлап, иң яхшыларын сайлап ала ул. 15нче февральдә борычлар чәчелә, һәм бер ай дигәндә көчле, сәламәт үсентеләр күзгә күренә башлый. Өч төрле - кызыл, ак һәм сары борычлар - аның парникларында ел саен мул уңыш бирә. Быел да, гадәттәгечә, борычларны вакытында утыртып, аларның нык тамыр җәюенә ирешкән ул.

- Тамыр нык булса, уңыш та яхшы була. Шуңа күрә утыртканда корневин кулланабыз, аннары үсеш вакытында гумат сибәбез. Сирәк-мирәк йод белән сөт кушып сиптерү дә бик файдалы. Болар үсемлекләрне ныгыта, авырулардан саклый, - ди ул үзе.

Март урталары җитү белән, Рафаэль абый помидорларга күчә. Быел ул аларны 15-16 мартта утырткан. Һәр сорт аерым савытка күчерелә, һәркайсына номер куела. Бу - тәҗрибәле бакчачының күп еллар дәвамында камилләштергән ысулы.

- Буталмас өчен кирәк ул. Кайсы сорт күпме уңыш бирә, кайсын күбрәк утыртырга - барысы да шуннан күренә, - ди ул.

Аның бакчасында бүген 20дән артык помидор сорты үстерелә. Алар арасында гадәти булмаган, сирәк очрый торган төрләре дә бар. Мәсәлән, “дрова” дип аталган озынча помидор - бик уңышлы, тәмле һәм тозлау өчен дә кулай. Шулай ук күпләр яратып утырткан “бычье сердце” сорты да ел саен мул уңыш бирә. Моннан тыш, виноград сыман вак помидорлар да үстерелә - алары өй шартларында да яхшы үсә.

Рафаэль абыйның хуҗалыгында ике парник бар: берсе - алты метрлы, икенчесе - сигез метрлы. Биредә үсентеләр өчен барлык шартлар тудырылган. Әмма бакча моның белән генә чикләнми. Ачык грунтта да төрле җиләк-җимеш, яшелчәләр үстерелә. Алмагачларның гына да сигез төрле сорты бар. Карлыган, крыжовник, гөлҗимеш (шиповник), ежевика, чия - нинди генә җиләк-җимеш агачлары юк аңарда.

Соңгы елларда Рафаэль абый бакчасында голубика да үстерә башлаган. Виктория җиләге генә дә 200 төптән артык, һәм аларның 7-8 төрле сорты бар. Артык уңышны ул күршеләренә дә тарата, сортлары белән дә бүлешә.

-Бакча зур, киң, иркен. Җыелган уңыш барыбызга да - балаларыбызга да, үзебезгә дә җитә. Күршеләребезне дә сыйлыйбыз. Аллага шөкер, үз көчебездә булганда - җиң сызганып эшлибез, - ди һәвәскәр бакчачы.

Бакчачының хезмәте бушка китми: көзен ул базларын тутырып, кышка запас та әзерли. Төрле кайнатмалар, компотлар, салатлар, тозланган яшелчәләр - барысы да үз бакчасыннан. Помидордан соуслар да ясыйлар, кыярларны да ел саен мулдан тозлыйлар.

- Без кибеттән берни дә алмыйбыз диярлек. Ипи белән сөткә генә керәбез. Калганы - барысы да үзебезнеке. Үзең үстергән ризыкның тәме бөтенләй башка инде, - ди Рафаэль абый.

Ул хәтта кыярны да ике тапкыр утыртып өлгертә: беренчесе - язын, икенчесе - җәй башында. Шулай итеп, кыяр көзгә кадәр өзелми. Алмалар да озак саклана: аларны кәгазьгә төреп, тартмаларга салып куялар, һәм февраль урталарына кадәр үз уңышларын кулланалар.

Рафаэль абый Җамалиев бакчачылыкка гомеренең икенче яртысында гына ныклап керешкән. Моңа кадәр ул 25 елдан артык район хәрби комиссариатында эшләгән, егетләрне армиягә озату белән шөгыльләнгән. Аңа кадәр исә элемтә өлкәсендә хезмәт куйган. Хезмәт еллары артта калгач кына ул үзенә яңа, файдалы шөгыль тапкан.

-Иртәнге сәгать биш-алтыдан ук аякта инде мин. Бакча минем өчен  үзенә күрә ял да, рухи канәгатьлек тә. Вакытның ничек үткәнен сизми дә калам. Ир кеше пенсиядә нишләп кенә утырсын... Эш җитәрлек. Иренмәскә генә кирәк, - ди ул.

Аның фикеренчә, бүген бакча үстерү өчен барлык шартлар да бар: җир дә, су да, мөмкинлекләр дә җитәрлек. Иң мөһиме -теләкһәм тырышлык булсын.

Рафаэль абый Җамалиев өчен бакча - көндәлек тормышның аерылгысыз өлеше. Ул монда ял да таба, хезмәт тә куя. Үз куллары белән үстерелгән уңыш аңа аеруча кадерле. “Иренмәгән кеше җирдән һәрвакыт файда күрә», - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев