Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы киңәшләре

Бәрәңгене алгач ук базга салырга ярыймы?

Бәрәңгене саклаганда берничә мөһим әйберне истә тотарга кирәк. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Бәрәңгене 25 августтан соң һәм сентябрь уртасына кадәр алып бетерергә кирәк. Коры, җылы көнне, туфрак температурасы 10 градустан ким булмаган чакта алыгыз.

Яхшы бәрәңгеләрне начарларыннан аралагыз.

Туфрак ябышкан булса, шунда ук чистартмагыз, кабыгы бозылмасын, юкса, бәрәңге чери. Башта бераз киптерегез, аннары туфракны коеп төшерегез. Бүлбеләрне караңгы, салкынча урынга – гаражга, сарайга, мунчага 2 атнага куеп торыгыз – бәрәңге кипсен, өлгереп бетсен.

Аннары бәрәңгене базга салырга була. Базда уртача температура 2-3 градус җылы булырга тиеш. Каты салкыннар башлангач, бәрәңгене салам, пычкы чүбе, капчыклар белән капларга кирәк.

Дымлылыкны да истән чыгармагыз. Ул 95 проценттан артык булмасын. Дымлылык артык булса, базны җилләтегез, сүндерелмәгән известь, тоз, агач күмере куярга була, бу савытларны алмаштырып торыгыз. Бәрәңге өстенә чөгендер куярга мөмкин – ул да дымлылыкны көйли.

Бәрәңгене агач тартмаларда саклау яхшы. Тартмалар арасында һава йөрсен өчен 10 см чамасы ара калдырыгыз, диелә хәбәрдә.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/barangene-algac-uk-bazga-salyrga-yaryimy-5861150

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев