Брокколины иртәрәк чәчеп куегыз!
Табиб һәм телевидение тапшыруы алып баручы Елена Малышева безнең организмның яман шешләр белән көрәшүенә ярдәм итүче ризыкларны атады.
Белгеч, башлы кәбестә, брюссель кәбестәсе, шулай ук брокколи онкология авыруларына каршы торырга ярдәм итә, дип белдерде. Аларның сере — бу яшелчәләрдә сульфорафан булуда. Ул яман шеш күзәнәкләренә үрчергә мөмкинлек бирми һәм шеш үсешенә юл куймый. Моннан тыш, бу матдә кандагы шикәр дәрәҗәсен киметә.
Мәсәлән, брюссель кәбестәсе һәм брокколи сульфорафаны бактерияләрнең зур спектрын нейтральләштерә. Иммунолог Продеус билгеләп үткәнчә, бу матдәне горчица белән бергә кулланганда, ул иң файдалысы санала.
Брокколиның никадәр файдалы булуын аңлар өчен анда сульфорафанның җиде тәүлеклек нормасы барлыгын белү җитә, гәрчә башлы кәбестәдә ул ике генә булса да, дип ассызыклый белгечләр.
Автор фотосы.
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Чыганак: https://kiziltan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев