Гөлҗимеш җыеп калыгыз!
Беренче кыраулар төшү белән гөлҗимешләр балланып китә. Бу көннәрдә гөлҗимеш яратучылар аларны җыя, киптерә.
(19 октябрь, «Апастово-информ»)
Гөлҗимешнең файдаларын, баксаң, санап бетерерлек түгел икән. Ул С витаминына бай (кара карлыганга караганда да күбрәк, диләр), В төркеме витаминнары, Е, К, А, РР витаминнары, кальций, марганец. органик кислоталар һәм башка организмга кирәкле, файдалы матдәләр күп икән.
Гөлҗимеш кан басымын көйли, йөрәккә уңай тәэсир итә, холестеринны киметә, кан тамырларын чистарта һәм ныгыта, инфаркттан саклый, матдәләр алмашын яхшырта, гемоглабинны күтәрә, иммунитетны яхшырта… Төнәтмәсен ашарга ярты сәгать кала эчәргә киңәш ителә. Шул ук вакытта тәүлегенә 1 литрдан да күбрәк эчәргә ярамый. Имбир тамыры һәм бал да кушып эчсәң, бөтенләй дә авырмыйсың икән. Сынап карагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев