Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Бакчачы киңәшләре

Яңгырлардан соң бакча үсемлекләрендәге соры черектән ничек котылырга?

Көчле яңгырлардан һәм салкынча һава торышыннан соң Татарстан бакчачылары үсемлекләрдә соры черек барлыкка килүдән зарлана. Яшел блогер Мария Гарапшина бу авыруны җиңәргә ярдәм итәчәк препаратлар турында сөйләде. Бу хакта «Челнинские известия» яза

«Нәтиҗәле препаратлар булып «Хорус», «Скор», «Фитоспорин» (порошоклы) санала. Әгәр инде тутыгу (ржавчина) барлыкка килгән булса, «Бордо сыеклыгы» файдалы. Бу препаратлар барлык җиләк-җимеш, яшелчә культураларына да бик яхшы туры килә. Көчле яңгырлардан соң һичшиксез җирне йомшартырга, мәсәлән, помидорларның төбен йомшартып өяргә кирәк», – дип сөйләгән Мария Гарапшина.

Шулай ук, бакчачы сүзләренчә, хәзер комплекслы препаратлар белән тукландыру вакыты. Яңгырлы вакытта ашлама сибәргә кирәкми, чөнки файдалы матдәләр грунттан юылып төшәчәк, диелә хәбәрдә.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/yangyrlardan-son-bakca-usemleklarendage-sory-cerektan-nicek-kotylyrga-5873768

Фото: «Интертат»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев