Җиләк өчен химиясез ашлама
Җиләк уңышлы булсын өчен файдалы киңәш
Безгә кирәк булачак:
- 1 стакан иләнгән көл,
- 1-2 гр. марганцовка,
- 2 гр. бор кислотасы (порошок),
- Йод — 10 литрга 5-10 тамчыдан артык түгел.
Ашламаны ничек әзерләргә:
- Көлне 2 литр кайнар суга салып, суынганчы көтегез.
- Эретелгән көлне 10 литрлы чиләк суга сөзегез.
- Марганцовка, бор кислотасы һәм йодны өстәгез.
- Клубниканы яфраклары тулысынча дымланганчы сибегез.
Шулай итеп, без микро- һәм макроэлементлар белән тукландыру гына түгел, ә корткычларга каршы көрәш тә тәэмин итәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев