Карбызны ничек дөрес сайларга?
Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Лилия Шәнгәрәева җавап бирә:
Карбызның тышкы кыяфәтенә игътибар итегез: ул бәрелгән, чатнаган булырга тиеш түгел. Өлгергән карбызның кабыгы – караңгы яшел, сырлары ачыграк төстә була.
Кояш астында җитәрлек яткан карбызның табы ачык сары төстә булырга тиеш. Мондый карбыз баллырак дигән сүз.
Өлгергән карбызга шакыганда, аннан тонык тавыш ишетелергә тиеш икән. Куллар белән кысканда, ярылып киткәндәге тавыш чыккан сыман була.
Зурлыгы сортыннан һәм каян китерелгән булуыннан тора. Бер партиядән сайласагыз, эрерәкләрен алыгыз. Әмма артык зурысына кызыгырга кирәкми: аларны химикатлар белән үстергән булулары бар. Ә кечкенә карбызлар еш кына баллы булмый.
Яхшы карбызның койрыгы яшел йә коры, ә бозылган карбызныкы – караңгы төстә һәм шиңгән була.
Карбызны аны сату өчен билгеләнгән урыннарда гына сатып алырга кирәк. Юл читендә һәм транспорт тукталышларында сатылганнарын алмагыз. Алар махсус аслыкта торырга һәм өсте каплаулы булырга тиеш. Сатучыдан сыйфатын раслый торган документларны күрсәтүне сорагыз.
Киселгән карбызны алырга ярамый. Пычак белән бергә аңа микроблар һәм пычрак эләгергә мөмкин.
Ашар алдыннан карбызны сабын һәм җылы су белән юып, сөлге белән киптерегез. Киселгәнен суыткычта сакларга кирәк.
Чыганак: шәһри казан
фото: https://www.magnific.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев