Карлыганның яфракларын да җыегыз!
Бөерләрне чистарту өчен карлыган яфраклары төнәтмәсе ярдәмгә килә ала..
Эчемлекнең барлык файдалы үзлекләрен саклап калу өчен, аңа 80°С тан да югары булмаган температуралы су салырга кирәк, югыйсә С витамины таркалачак.
Кара карлыган чәе:
-бөерләрне, сидек юлларын чистарта,
- иммунитетны ныгыта,
- тынычландыра, йокыны нормальләштерә,
-бактерияләргә каршы торырга булыша,
- авыздагы микроблардан (тамак авыртканда, салкын тигәндә яхшы),
-Альцгеймер һәм Паркинсон авыруларын профилактикалау өчен файдалы,
-йөрәк һәм кан тамырларының функцияләрен яхшырта.
Даими кулланганда эчемлек кан басымын төшерә һәм инфарктлар һәм инсультлар үсешеннән саклый. Шулай ук кара карлыганлы чәй тимергә бай, түбән гемоглобиннан куллана аласыз.
Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2025-06-30/karlyganny-yafraklaryn-da-yegyz-4295690
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев