Кура җиләге су ярата...
110
0
Мул уңыш алуның кечкенә сере бар.
Кура җиләге үсмәгән бакча юктыр, мөгаен. Тик кемнеңдер бакчасында кура җиләге елның-елында мул уңыш бирә, ә кемдәдер ул җимешкә бик саран була.
Мул уңыш алуның берничә сере бар: кура җиләген дөрес итеп кисәргә генә кирәк. Гадәттә, бакчачылар аны август уртасында яисә ахырында кисә.
Беренчедән, быел җиләк биргән барлык коры сабаклар да төптән үк киселә. Шулай ук, быел үскән артык яшь үсентеләрне кисеп ташларга кирәк. Бу куаклар артык куе булып үсмәсен өчен эшләнә.
Кура җиләгенең уңышын арттыруның тагын бер сере бар: киләсе елда җиләк бирәсе үсентеләрнең очларын кисеп чыгарга кирәк. Кискәннән соң, аңа яңа сабаклар чыга, алар киләсе елга мул уңыш бирәчәк, җиләкләре дә эре һәм баллы булачак.
Бу эшләрне башкарганнан соң ашлама кертергә онытмагыз. Моның өчен янган тирес, яки тавык тизәге ашламасы куллану яхшы булачак. Янә 7-10 көннән соң минераль ашлама кертергә мөмкин. Кура җиләге су ярата, мул уңыш аласыгыз килсә, аңа күп итеп су сибегез!
Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2025-06-17/kura-il-ge-su-yarata-4279353
Фото: «Кызыл Таң»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев