Кычыткан ашы пешердегезме әле?
Язның иң файдалы үләненнән тәмле аш әзерлик, дуслар.
Аны май аенда бер-ике тапкыр пешереп ашасаң, файдасы ел буена җитә, дип әйтә иде нәнәйләр.
Ит шулпасын кайнатырга, сөзәргә, шулпага бер-ике бәрәңгене саламлап турап салырга. Майда кыздырылган кишер белән суганны да кушып җибәрергә.
Яңа гына җыйган кычыткан яфракларын юып, кайнар су белән пешекләргә, аларны вак итеп турарга һәм дүрт-биш йомырка салып тугларга. Шулпага йомыркалы кычыткан яфракларын салырга, кайнап чыккач та бераз сүрән утта тотарга. Дәфнә яфрагы салырга онытмагыз.
Бу язгы аш файдалы да, тәмле дә була!
Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Автор фотосы.
Чыганак: kiziltan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев