Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы киңәшләре

Кышка утырта торган 3 яшелчә

Сарымсакны көздән утырту ысулын бик күп бакчачылар куллана.

  Болай эшләгәндә сарымсак ныграк, зуррак булып үсә һәм иртә өлгерә. Яшелчәне 3-5 см тирәнлеккә утыртып, мүлчәләп калдыралар.

  Әмма соңгы елларда сарымсак кына түгел, башка төрле яшелчәләрне дә көз көне утыртып калдыра башладылар. Суган да, сарымсак кебек үк, кыш чыга ала. Суганны көздән утырту иртә уңыш алырга мөмкинлек бирә. Андый суган ныклырак була, авыруларга да бирешми. Тик шуны онытмаска кирәк: көздән утыртылган суганнарның барысы да яз чыкмаска мөмкин.

  Бу исемлектә кызыл чөгендер һәм кишер дә бар. Алар да көздән чәчү сәбәпле, иртәрәк өлгерәчәк, сусылрак булачак. Авырулар, корткычларга да бирешмиләр. Әмма культураларны теләсә кайсы вакытта утыртырга ярамый. Моның өчен яңгырлар туктап, туфракка туң төшә башлаган вакытны сайларга. Җылы вакытта утыртсагыз, орлыклар шытып чыга һәм туңачак.

  Чыганак:https://vk.com/shahrikazanda?w=wall-35721178_203350

  Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/onion-leaves-farming-concept_9366651.htm#fromView=search&page=2&position=2&uuid=1c387638-62a4-4934-b3e4-5ac62e0d75ab

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев