Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы киңәшләре

Рассаданы ничек сайларга?

Әгәр дә үзегез кыштан яшелчәләр утыртырта алмагансыз яисә алдан ук сатып алырга ниятләгәнсез икән, базарда яисә кибеттәге рассадаларның тышкы кыяфәтенә игътибар итегез.

Ул бик озын булмаска, ныклы калын  сабаклы, тамырлары җәелеп яхшы үскән булырга тиеш. Яфракларны авыру билгеләре булырга тиеш түгел. Алар “сусыл” яшел төстә булсын. 

Теләсә нинди культураның да иң элек тамырга карагыз. Аннан яфракларны карагыз. Аларда таплар, тишекләр булмасын. Яфракларның төсе ачык икән, андый үсентене ашламалар ярдәмендә үстерергә, ныгытырга мөмкин. Әмма тапларны “кичерергә” ярамый. Сез аның нинди авыру икәнен дә, ничек дәваларга икәнен дә белмисез. Шуңа да алдан хәстәрен күрү хәерлерәк. 

Тамыр өлешенә бәя бирү авыррак булачак, чөнки үсентене туфракка утыртканнарын гына сатып алырга киңәш ителә. Моннан тыш, тамырлар савытның өстенә чыгып торырга тиеш түгел. Үсенте артык үскән һәм аңа зур өметләр багларга кирәкми. Шулай ук үсенте суга тыгылган булмасын. Андый үсентегә якын да килмәгез. Чәчәк аткан яисә чәчәккә бөреләнгән томат, борыч үсентеләрен шулай ук сатып алырга киңәш ителми, алар үсмәячәк. 

Чыганак:https://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/rassadany-nicek-sailarga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев