Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Бакчачы киңәшләре

Теплица өчен помидор орлыгы сайлыйбыз

Бакчачылар аның кайсы сортларына өстенлек бирә?

  Тәҗрибәле бакчачылар теплицада помидорның индетерминант типтагысын үстерә. Помидорлары эре, итләч һәм бик тәмле була. Аеруча җәйге салатлар, бутербродлар өчен яхшы алар. Индетерминант типтагы помидорлар 2 метрга кадәр үсә, аның артык сабакларын кисеп, 1-2 сабак кына калдыралар.

  Әлбәттә, һәр бакчачының үзенең яраткан сортлары була. Яңа гына бакчачылык белән шөгыльләнә башлаучылар теплицада “Розовая мечта”, “Тяжеловес Сибири”, “Пузата”, “Третьяковский”, “Розовый бык”, “Розовый инжир”, “Батяня”, “Бакинский великан”, “Розовый гигант”, “Сахарный гигант”, “Гигант лимонный”, “Желтый гигант”, “Уральский гигант” кебек сортларны үстерә ала. Аларның помидорлары эре, итләч була һәм уңышны да күп бирә.

  Вак помидор яратучыларга “Клубничка”, “Клубничка желтая”, “Финик сибирский”, “Синяя гроздь”, “Черная гроздь”, “Детская радость” сортларын утыртырга мөмкин. Алар ашарга да тәмле, табындагы ризыкларны бизәү өчен дә бик матур.

Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2025-03-03/teplitsa-chen-pomidor-orlygy-saylyybyz-4142642?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601

Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/green-yellow-red-tomatoes-hanged-from-their-plants-inside-greenhouse-close-view_5542903.htm#fromView=search&page=1&position=1&uuid=fdd69bf4-18dc-45fc-837a-27a43654ee2b&query=помидоры+в+теплице

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев