Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы киңәшләре

Тырышлык – мул уңышның сере

Апаста яшәүче Ләйсәнә апа Гатауллина - чын җир кешесе. Җирнең серен, бакчачылыкның тәмен белеп яши. Яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән мул уңыш җыя алар.

   “Бакчачылык белән яшьтән үк кызыксынам. Интернеттан укыйм, яңа сортлар өйрәнәм. Үзебезгә туры килгәннәрен икенче елга күбрәк утыртам. Мин бу эшне яратып, чын күңелдән эшлим. Тормыш иптәшем Илдүс гел булыша. Ә яшелчәләр игътибарны, тәрбияләгәнне тиз сизә”, - ди Ләйсәнә апа.
 
  Ләйсәнә апа Гатауллина озак еллар район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеген җитәкли. Җаваплы, тынгысыз, зур төгәллек таләп иткән хезмәтеннән соң да бакчада казынып яңа көнгә көч җыйган чакларын бүген инде искә алып кына сөйли. Лаеклы ялга чыккач, яраткан шөгыленә вакыт тагын да күбрәк кала. Күп, өзлексез хезмәт таләп итсә дә, бакча, теплица аның өчен эш урыны түгел, ә ял мәйданчыгын хәтерләтә.

  Помидорлар куакның төбеннән үк уңышка күмелгән. Эре-эре кып-кызыл хезмәт җимешләрен эшкәртеп кенә бетер. Кыярлар да сап-сары чәчәктә. Бүген утырткан яшь куак кебек уңыш бирә. Юкса, алар инде апрель аеннан бирле үз кыярлары белән сыйлана. Бакчада нинди генә җиләк-җимеш үсми. Ишегалды чәчәккә күмелгән.

  Уңышның сере дә гади генә икән. Бары тик иренмәскә һәм Ләйсәнә апаның уңган, җитез куллары кирәк.

  “Өч атна саен терлек тиресен әчетеп сибәм. Әлеге әчеткегә көл дә кушам. Атнага бер ян яфракларын өзәм. Помидорлар ике тармакта гына үсә. Ә төбенә салам түшим. Атнага бер су сибәбез. Шартын китереп тәрбияләгәч, 34 төп помидордан да мул итеп уңыш алып була. Яфракларны артык та кисәргә ярамый. Аларны помидорның бармаклары дип карарга кирәк. Һәр яфракның үз функциясе. Ул помидорларны үстерә. Помидорлары кызарып беткәч кенә, әлеге өлештәге яфракларны кисәм. Әнә шулай куактагы помидорлар өскә таба кызара бара”, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев