Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Бакчачы киңәшләре

Үсентеләргә корткычлар ияләшсә...

Белгечләр алардан котылуның берничә юлын өйрәтә.

  Тәрәзә төпләрендә үсеп утырган үсентеләрдә кайчагында төрле зарарлы талпаннар чыга, вак чебеннәр күренә башлый. Андый бөҗәкләр, тәү чиратта, дымлы туфракны ярата. Алар нәкъ шундый җирдә күкәй сала. Моннан тыш, ашламага бай урынны үз итә.

Күпчелек очракта кибеттән вак чебен күкәйләре белән зарарланган туфрак сатып алабыз. Шуңа белгечләр җирне марганцовкалы су белән эшкәртеп яисә кайнар мичтә тотып алырга киңәш итә.

Корткычларның төрлесе була. Чәчәкләрдә ак талпаннар ешрак очрый. Аларның личинкалары үсемлекләрнең тамырларына зыян китерә.

“Сцариды” дип аталган кара талпаннарны чәчәк төбендә еш күрергә мөмкин. Корткычлар күбәеп китсә, туфракның сыйфаты да начарлана, һава йөрми башлый. Ак талпаннар бегония, фуксия һәм башка төрле, йомшак яфраклы чәчәкләрне үз итә. Ә менә каралары фикус, азалия, фиалка кебек чәчәкләрдә була.

Бу корткычлардан ничек котылырга соң? Чаралар байтак, үзегезгә ошаганын сайлап алыгыз.
Иң элек су сибүне чикләгез. Үсентеләрнең тамырын юешләтеп кенә, 2-3 сантиметр тирәнлектә генә су салыгыз.
Туфракка алсу төстәге марганцовкалы су сибегез. Чәчәкләрнең яфракларын бакчачылар кибетендә сатылучы махсус яшел сабын белән юыгыз.

Үсемлекләргә туралган сарымсак суы сиптерегез. Моның өчен бер литр суга өч тырнак туралган сарымсак салып, 4 көн тотарга кирәк.

Химия кулланырга уйласагыз, дихлофос, “Мухоед”, “Интафир”, “Актара”, “Фитоспарин” кебек инсектицидлар ярдәмгә килер. Эшкәртер алдынан инструкциясе белән танышыгыз. Балаларны һәм йорт хайваннарын бүлмәдән чыгарыгыз. Әгәр химия кулланырга теләмәсәгез, туфракның өске катламын алып ташлагыз.

Баштарак күкертле ягы белән туфракка тыгылган шырпы да ярдәм итә. Туфракның өстенә көл сибәргә, кибеттән алган яфрак тәмәкесе оны, цитрусларның кабыгын салырга була.

Әгәр корткычлар күп үрчеп китсә, яңа туфрак алып, үсемлекләрне күчереп утыртырга туры киләчәк.

Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2025-04-10/sentel-rg-kortkychlar-iyal-shs-4192021?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601

Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/top-view-gardening-tools-flower-pot_13560868.htm#fromView=search&page=1&position=36&uuid=461db6ea-0970-4c35-b8cb-c79daa908e14&query

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев