Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

13 бала тәрбияләп үстергән Мәүлия әби Мөхәммәтҗанова гомер бәйрәмен каршылады

Чирмешән авылында яшәүче Мәүлия әби Мөхәммәтҗановага 90 яшь тулды.

(23 сентябрь, «Апастово-информ»)


 

Акъәбине район башлыгы исеменнән башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова тәбрик итеп, чәчәк бәйләме бүләк итте. Чирмешән авыл җирлеге башлыгы Айрат Зиннәтуллин да ихлас котлап, истәлекле бүләген тапшырды.
Гомер юлын авыр хезмәт белән узса да, бүгенге көненнән канәгать әбекәй.
-Балачагым ачлык-ялангачлык белән узды. Әтиебезне сугышка алдылар. Үзебез яшьтән үк хезмәт арбасынга җигелдек. Бер кисәк әпигә тилмереп үстек без. Авырлыкларны эш белән җиңәргә тырыштык. Зарланып утырырга вакыт булмады, - дип сөйли ул үзе.
Мәүлия әбинең язмышы гыйбрәтле. Ул тормыш иптәше Ибраһим абый белән барлыгы 10 бала тәрбияләп үстергән. Шулай ук иртә вафат булган Мәрьям исемле кызларының өч баласын да үз куенына сыендырып, Ана, дәү әни назы бүләк иткән. Кызганыч, бүгенге көндә әбинең 6 баласы гына исән. Тормыш иптәше дә күптән гүр иясе булган.
Мәүлия әби бүгенге көндә улы Иршат абый белән яши. Кадере-хасияте зур аның. Балалары, оныклары – барысы да кайтып-китеп йөриләр. Картаймыш көнендә кайгыртыр кешеләре булуына, бүгенге көннәренә сөенеп гомер кичерә ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев