Әкрам абый Идрисов: “Үзебез яшәгән авыл, урам матур булсын”
Әкрам абый Идрисов Салават Кәрим урамының күпкатлы йортында яши.
(30 июль, “Апастово-информ”).
Матурлыкны, пөхтәлекне ярата ул. Шуңа да күпкатлы йортны үзенең шәхси йорты кебек якын күреп, тирәлеген аллы-гөлле чәчәкләргә күмгән. Шулай ук биредә чия, алмагач, шиповник кебек үсентеләр дә үсә. Тезелешеп утырган яшел чыршылары аеруча сокландыра.
-Үзебез яшәгән авыл, урам матур булсын иде, дип тырышам. Миннән күреп күрше йортларда яшәүчеләр дә кушылды. Мин аларның үрнәк алуларына сөенәм генә. Апасыбыз төзекләнә, матурлана. Безнең йорт ишегалды да зур үзгәреш кичерде. Тирә-юне төзекләнде, ишегалдына асфальт салынды, чүп-чар контейнерларының тирә-юне тәртипкә китерелде. Бик шатланабыз. Апасыбызда яңа йортлар төзелә, төрле спорт биналары сафка баса. Җитәкчеләргә рәхмәт, - ди ул үзе.
Матурлыкны яратучы, аны башкаларга, күршеләргә, бер ишегалдында яшәүчеләргә өләшүче Әкрам абый Идрисовка җитәкчелекнең дә олы хөрмәте белдерелде. Ул Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатына лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев