Акхуҗа авылы изге эшкә кушылды
Кешеләрең синең, Апасым!

Акхуҗа авылы изге эшкә кушылды

Акхуҗа авылы хатын-кызлары “Ярдәм янәшә “акциясе кысаларында Украина җирлегендә баручы махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга изге теләкләр, хәер-догалар тели-тели кулдан кискән өй токмачы әзерләделәр.

(4 февраль, “Апастово-информ”).

  “Чын күңелдән, изге теләкләр белән әзерләнгән ризыклар сугышчыларга барып ирешсен, аларга физик һәм рухи көч өстәсен иде. Барлык сугышчыларыбызның да исән-сау әти-әниләре, гаиләләре янына, туган нигезләренә тиз арада җиңү белән әйләнеп кайтуларын телибез”, - диләр уңган куллы апалар.
Акхуҗаның уңган куллы хуҗабикәләре әзерләгән токмачлар гуманитар ярдәм үзәгенә тапшырылды.


Нет комментариев