Апас эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре республикакүләм ярыш җиңүчесе
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы буенча ярышларда катнашты.
(1 июль, “Апастово-информ”)
Участок инспекторы Рәмис Гыйсмәтуллин, җинаятьләрне ачу бүлеге хезмәткәре Данил Нәҗмиев, өлкән дознаватель Алинә Бикмуллина, оператив кизү тору бүлеге хезмәткәре Айнур Сәмигуллин хезмәт вазифаларын үтәгәндә һәлак булган Казан шәһәренең оператив бүлек җитәкчесе урынбасары Марсель Мөбәрәкшин, Саба районы миграция бүлеге җитәкчесе Айсаф Галиев истәлегенә узган ярышларда район данын яклады. Әлеге ярышта район эчке эшләр бүлеге командасы өченче урынга лаек булды. Биатлон буенча Данил Нәҗмиев шулай ук өченче урында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев