Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Апас егете Ранис Җамалиев дәүләт бүләгенә лаек булды

Апас егете, махсус хәрби операциядә катнашучы Ранис Җамалиев Россия Президенты Указы нигезендә Жуков медале белән бүләкләнде.

(3 сентябрь, “Апастово-информ”).



“Солдат елларымда да Чечня Республикасында булырга туры килде. Кайнар нокталарны күргән кеше буларак, хәбәр көттем. Ләкин мине чакыручы булмады. Хәрби комиссариатка үзем бардым. Хәрби тормышының төрле чагы була. Кырларда, урманда, агачлыкларда да яшәргә туры килде. Бөтен Украинаны әйләнеп чыктык дисәк тә ялгыш булмас, - ди Ранис.

Ранис бүгенге көндә рота старшинасы. Хәбәрләре дә еш килеп тора. Әле яңа гына әти-әнисе янына да кайтып китте.

“Мин батыр ул үстерүем белән горурланып яшим. Исән-сау булып, тизрәк бөтенләйгә өйгә кайтуын телибез”, - ди өлкән хезмәттәшебез, журналист Ришат абый Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев