Апас кызы, бүген Күкшем авылында яшәүче Лилия Яруллина: “Кул эшләрем күңелемә ял бирә”
Соңгы елларда сәйләннән чәчәк бәйләмнәре, ротангтан кашпо гөл савытлары үрү күпләрнең мавыктыргыч шөгыльләренә әверелде.
(24 ноябрь, «Апастово-информ»)
Апас кызы, бүгенге көндә Күкшем авылында яшәүче Лилия Яруллина да әлеге эшләр белән мавыгып, матурлык, гүзәллек тудырырга ярата. Аның ясаган кул эшләренә сокланмый мөмкин түгел.
Һөнәрләре күп Лилиянең. Тегүче, социаль хезмәткәр, хисапчы һөнәрләрен үзләштергән ул. Бүгенге көндә “Нур” хуҗалыгында хисапчы булып эшли. Төгәллек, җаваплылык таләп итүче хезмәтеннән арып кайткач, хуҗалык мәшәкатьләреннән бушагач, кул эшләренә тотына.
- Балачактан кул эшләренә тартылдым. Бәйләргә, чигәргә, тегәргә яраттым. Әнием дә, дәү әнием дә бик оста итеп бәйлиләр иде. Алардан күреп, иң элек оекбаш бәйләргә өйрәндем. Үсә төшкәч, мәктәптә укыганда үземә жилетлар да, свитерлар да бәйләп кидем. Әтием алып кайткан журналлардан карап, көзге балга итәк белән кофта бәйләгәнем хәтеремдә. Бик матур килеп чыкты ул. Куана-куана бәйрәмгә киеп бардым. Балаларыма, иремә дә җылы, йомшак киемнәр бәйли идем, - дип сөйли Лилия үзе.
Бүген инде Лилиянең эшләренә сокланып туймассың. Төрле милли бизәкләр төшереп бәйләгән башмаклары, итек-читекләре, җәймәләре дә искиткеч үзенчәлекле, оригиналь булулары белән аерылып торалар.
- Үз тырышлыгың, үз кулларың белән тудырган матурлыкны бүләк итүе дә күңелле бит. Мин дә аларны якыннарыма, туганнарыма, дусларыма бүләк итәм. Алар сөенгән саен тагын да рухланып иҗат дөньясына чумам, - ди уңган райондашым.
Оста куллы, булдыклы Лилия ханым үзе дә сизмәстән сәйләннән ясалган әйберләр белән дә кызыксына башлый. Күңел җылысын кушып эшләгән гөлләмәләре чын чәчәктән бер дә аерылмыйлар. Ел әйләнәсе өйне бизәп, күркәм төс биреп утыралар. Шулай ук атлас тасмалардан эшләнгән бантлар, чәчәк бәйләмнәре, төрле бизәкләр - Лилиянең үзенең дә күңеле матур, куллары алтын булуын дәлилләп торалар.
Бер елдан артык ул ротангтан кашполар да үрә башлаган. Әлеге шөгыльгә интернеттан күреп кызыккан. Эзләнгән, ватсап төркемнәренә кушылып, үзе кебек оста куллы кешеләр, аларның эшләре белән танышкан. Бүген инде шундый гөл савытлары дистәдән артык булган.
- Беренче кашпомны да интернеттан карап үрдем. Төркемдәшләрем миңа киңәшләрен бирделәр, җитешсез якларын әйттеләр, үзенчәлекләрен аңлаттылар. Казанга барып осталыгымны тагын да арттырып, серләренә төшенеп кайттым. Шулай әкертенләп кашполар да яраткан шөгыльләремнең берсенә әверелде. Илһамланып утырам да, ике сәгать эчендә бер гөл савыты үреп куям. Кул эшләре күңелемә ял, җаныма тынычлык бирә. Хезмәтеңнең җимешен күрү - үзе бер рәхәтлек, зур сөенеч, - ди Лилия ханым.
Кашпо гөл савытларының ниндиләре генә юк аңарда. Кызыл, сары, яшел - төсләренә күзләр камаша. Ротангны төрле размердагыларын ала. Эшләр өчен махсус җиһазлары да бар аның. Барлык кирәк-яракларын улы алып кайтып бирә. Якыннарының ярдәме, мактау сүзләре - тагын да рухланып иҗат итәргә көч өсти.
-Гөл савытлары чиләккә үрелә. 7, 12 һәм 16 литрлы чиләкләргә үрәм. Аларга петуния, бархатцы, астра чәчәкләре утыртам. Җәе буе урамда шау чәчәктә булалар. Өй гөлләре өчен дә бик уңайлы, матур савытлар. Ротанг бик нык, чыдам чимал: салкында катмый, эсседә эреп төшми, төсе дә үзгәрми. Анардан күп әйбер үреп була. Ипи, җиләк-җимеш савытлары, вазалар, хәтта өй җиһазлары үрүчеләр дә бар. Интернет челтәрләреннән шуларны карап утырам да, аларына да өйрәнермен әле дип хыялланам, - ди ул.
Лилия шулай ук аш-суга да бик оста. Гаиләсен тәмледән-тәмле ризыклар белән сыйлый. Өчпочмак, пәрәмәч, кош теле, төрледән-төрле пироглар пешереп, якыннарын куандыра ул. Татлы кабымлыклары, тортлары да тел йотарлык була. Кабартма- катламалары күпереп пешә.
- Балалар үскән чакта ешрак пешерә идем. Хәзер дә иренеп утырмыйм. Улларымны тәмле сый-нигъмәтләр белән көтеп алам. Алар кайткан төшкә табынымда иң тәмле ризык була, - ди Лилия ханым.
Тормыш иптәше Фәһим дә тырыш, эшчән, булдыклы ир-ат. Авыл хуҗалыгында токарь булып хезмәт итә. Гаилә корып тату, матур гомер итүләренә да 21 ел булган. Баһадирдай ике егет үстергәннәр. Олы уллары Фердинанд Казанда яши, конструктор бюросында инженер булып эшли, кече уллары Булат быел Казан танк училищесын тәмамлый.
Әнә шулай Ходай биргән сәләтенә куанып, матурлык тудырып, якыннарының ярдәмен тоеп яши Лилия. Алтын куллары бер дә талмасын, якыннары һәрчак терәк булсын дип телисе килә аңа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев