Апас мәдәният йортында “Вәгъдә-Иман” яки “Көзге ачы җилләрдә” спектакле күрсәтелде
Апас мәдәният йорты сәхнәсендә “Вәгъдә-Иман” яки “Көзге ачы җилләрдә” спектакле күрсәтелде.
(24 нче апрель, “Апастово-информ”).
Морзалар авылының талантлы егете Равил Булатов авылдашы, туганы, Совет-Фин һәм Бөек Ватан сугышы ветераны, кыю разведчик, 1 нче дәрәҗә Дан Ордены, 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры, 2 дәрәҗәдәге “СССР кораллы көчләрендә Ватанга хезмәт өчен” ордены, “Батырлык өчен”, “Кинигсбергны азат итү”, “Праганы азат итү” һәм башка бик күп медальләр, Дәүләт бүләкләре иясе Гатиятулла Гафиятулла улы Гафиятуллинның (Булатов) якты истәлегенә багышлап драма әсәре иҗат иткән.
Әлеге драма әсәре Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Земфира Мөхәммәтшина җитәкчелегендәге Апас халык театры ярдәме белән сәхнәләштерелде.
“Быел илебез Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итәргә җыела, шуңа да “Ватан сакчысы елы” дип игълан ителде. Шул уңайдан язылган әсәремдә авылдашыбыз, туганым Гатиятулла бабайның батырлыгын күрсәтәсем килде. Аның сөйләгәннәрен мин кечкенәдән тыңлап үстем. Сугышта күргәннәрен сөйли башласа Гатиятулла бабай елый иде. Рәхмәт район башлыгы Айрат Җиһаншинга, режиссерыбыз Земфира ханыма, спектакльдә уйнаган һәвәскәр артистларыбызга. Әсәрдәге вакыйгаларның 85 проценты документаль диясем килә. Без бабайларның батырлыгын онытырга тиеш түгел”, - диде автор һәм үзе дә Гафиятулла ролен уйнаган Равил Булатов.
Зал тутырып килгән халык күз яшьләрен тыя алмыйча елады, җылы итеп алкышлады. Ахырдан торып басып алкышлады. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән олы рәхмәтен ирештерде. Һәрберсенә Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.
Премьерага Гатиятулла Гафиятуллинның ерак шәһәрләрдән оныклары, оныкчыклары, туганнары кайткан иде. Алар да күз яшьләре аша олы рәхмәтләрен ирештерделәр.
“Бүген безнең бабаебызның батырлыгы мәңгеләштерелде. Шундый патриотик рухта, көчле әсәр язган өчен туганыбыз Равил Булатовка, район башлыгы Айрат Җиһаншинга, мәдәният бүлегенә, артистларга, карага килгән тамашачыга башыбызны иеп рәхмәт әйтәбез”, - диде алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев