Апас мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сафиуллина Энҗе Данис кызы - дәү әнисе һәм әнисе һөнәренең дәвамчысы
Туган телгә, матур әдәбиятка мәхәббәт уятучы мөхтәрәм шәхес ул.
(9 октябрь, «Апастово-информ»)
Һәр иртәдә матур уйлар белән яраткан хезмәтенә юл ала. Якты хисләр, шәп кәеф белән белем һәм тәрбия орлыклары өләшә.
“Мөгаллимә Маһирә” оныгы булып үскән Энҗегә үз юлын табасы кыен булмаган. Чөнки, укытучы һөнәре аңа кечкенәдән таныш. Телләргә мәхәббәт тә яшьтән үк салынган. Дәү әнисе Маһирә Хәйруллина Буа районы Кырык-Садак авылында гарәп теле укытучысы булып хезмәт итсә, әнисе Данирә Мифтахова Иске Йомралы урта мәктәбендә 40 елдан артык рус теле һәм әдәбияты фәнен укыткан.
Сафиуллина Энҗе Данис кызы да инде 37 елдан бирле династиянең дәвамчысы булып, зур уңышларга ирешә, хезмәтенең җимешләрен татый.
Балалар күңелендә туган телгә мәхәббәт тәрбияләүче Энҗе Сафиуллина 1970 елның 9 октябрендә Иске Йомралы авылында туган. Балачак хыялын тормышка ашыру максаты белән, 1989 елда, Казан дәүләт педагогия институтына керә. Тарих-филология бүлеген тәмамлап, кулына татар теле һәм әдәбияты, тарих укытучысы дигән белгечлек буенча диплом ала. Хезмәт юлын Казан шәһәренең 65нче номерлы мәктәбендә татар теле, әдәбияты фәннәрен укытудан башлый. 1994 елда Чүрибураш мәктәбендә тарих укытучысы булып хезмәт итә. Энҗе Данис кызы 1998 елдан Апас урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак эшен дәвам итә. Төгәл, таләпчән укытучы дәресләрен кызыклы һәм мавыктыргыч алып бара. Укучылары бәйге һәм олимпиадаларда уңыш яулый. Үзе дә һаман белемен, сәләтен арттырып, грант һәм семинар-бәйгеләрдә чыгыш ясый. Чит төбәкләрдә эшләүче хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашып, тыгыз элемтәдә яши. Өстәле тулы бик күп Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Мактаулы остаз” күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Энҗе Данис кызы гаиләсендә дә тырыш, чиста-пөхтә, уңган хуҗабикә. Тормыш иптәше Радик белән гаилә корып, тату, үрнәк гомер итәләр. Үз үрнәкләрендә уллары Илназ белән Инсафны тәрбияләп үстереп, һөнәр бирделәр, олы тормыш юлына чыгардылар. Бүген оныкларын сөеп туймыйлар.
Хөрмәтле Энҗе Данисовна! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, ак бәхетләр телибез. Якыннарыгызның, укучыларның, ата-аналарның күңел җылысын тоеп, игелекләр күреп, бәхетле озын гомер итегез.
Олы хөрмәт белән – Апас урта мәктәбе коллективы исеменнән – татар теле һәм әдәбияты укытучылары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев