Апас өлкәннәре яшь буынның хөрмәтен тоя
Районның Әлфия Сафиуллина җитәкчелегендәге үзәкләштерелгән исәп-хисап оешмасы коллективы үзләрендә эшләп чыккан өлкәннәрне бәйрәм белән котлады.
(8 октябрь, “Апастово-информ”).
“Без бер бәйрәмнән дә читтә калмыйбыз. Лаеклы ялдагы өлкәннәрне яшь хезмәттәшләребез хөрмәтлиләр. Гел хәлебезне белеп, күчтәнәчләр китереп торалар. Апас районының 95 еллыгы уңаеннан да очрашуга чакырдылар. Бик күңелебез булып кайтты. Өлкәннәр көненә күчтәнәчне үзәкләштерелгән исәп-хисап оешмасы җитәкчесе Әлфия Сафиуллина үзе китерде. Безне хөрмәтләгән коллективка рәхмәт. Исән-сау эшләсеннәр, хезмәтләре мактаулы булсын”, - диде Иске Әнәле авылыннан Гөлсинә апа Гыймадиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев