Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Апас районы Тәүгелде авылында тормыш итүче, кадерле әниебез, Гобәйдуллина Рәзинә Габделхәй кызының 31 июльдә туган көне – 75 яшьлек юбилее

Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакьлеген аңларга өйрәтүче Кадерле әниебез!

(31 июль, «Апастово-информ»)


Сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең-туган көнең белән кайнар котлыйбыз! Без, балаларыңа батырлык үрнәге күрсәткән иң нечкә күңелле, назлы әниебез! Күркәм юбилеең белән котлап, сиңа сәламәтлек, күңелең тынычлыгы телибез. Син булмасаң, без оясыз кош кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. Оябызның жылысын саклап, тормыш учагын сүндерми безне – балаларны озак еллар каршы алып озатып калырга язсын. Синең төпле киңәшләрең, акыллы фикерләрең безгә hәрвакыт маяк булып тора. Җилкәләреңә салган тормыш авырлыкларына бирешми, киң куңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле, ярдәмчел булганың өчен рәхмәт әйтеп синең алда баш иябез.
Әни, диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса — уртак була
Кайгыларың булса — югала.
Уйлама әле әни, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең
Урыннарың булсын гел түрдә.
Иң изге теләкләр белән балаларың hәм оныкларың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев