«Апас урта мәктәбе “Дус класс серләре” бәйгесенең финалына үтте
28нче мартта алар республика бәйгесенең ярымфиналында катнашып өченче урынны яулады.
(28 март, “Апастово-информ”).
Апас урта мәктәбенең ата-аналар комитеты “Дус класс серләре”бәйгесенең район һәм зона этапларында җиңеп чыккан иде. Бүген алар район мәгариф бүлеге мөдиренең тәрбия эшләре буенча урынбасары Алсу Алиуллина, директор киңәшчеләренең муниципаль кураторы Илсеяр Курамшина, мәктәп директоры Гүзәлия Зиятдинова җитәкчелегендә бәйгенең ярымфиналында катнаштылар. Сөенечле хәбәр - Апас урта мәктәбе биредә район данын яклап, 17 команда арасыннан өченче урынга лаек булды. Тиздән алар җиңүче буларак бәйгенең финалына барачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев