Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Апас урта мәктәбе укытучысы Айдар Хәбибуллин – республика бәйгесе җиңүчесе!

Апас урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Айдар Хәбибуллин хезмәт юлын моннан 24 ел элек башлап җибәргән. Туган мәктәбендә, үзенең остазлары янәшәсендә үз урынын тапкан ул.

(5 октябрь, «Апастово-информ»)



Айдар Хәбибуллин 2011 елда “Иң яхшы укытучы”, 2018 һәм 2019 елларда “Оста мөгаллим” грантына ия була. 2023 елда “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнә. “Ел укытучысы”нда җиңеп, республикада район данын яклый.

Бу ел аңа кабат уңыш алып килде. Педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен 2025 елда Татарстан Республикасының иң яхшы укытучыларына премияләр бирү конкурсында җиңде.

Айдар Хәбибуллин Апас мәктәбендә урта мәктәпне тәмамлый. Башкалада югары белем алганнан соң, 2001 елда бирегә эшкә кайта.

-Туган җиремдә бәхет тапкан кеше мин. Укытучы һөнәрен сайлавыма бер дә үкенмим. Күп кенә тормыш вакыйгаларым шушы мәктәп белән бәйле. Биредә мин үземнең икенче яртымны – пар канатымны таптым. Балаларым шушы мәктәптә белем ала. Без гаиләбез белән мәктәптә. Күпчелек вакытыбыз да шушында уза. Шатлыкларыбыз, уңышларыбызның да күбесе мәктәп, балалар белән бәйле, - ди ул.

Айдар Хәбибуллинның класс җитәкчесе буларак та тәҗрибәсе зур. Шушы еллар эчендә 4 чыгарылышны олы тормыш юлына озаткан. Инде кабат унберләре белән аерылыр чак җитә. Шул ук вакытта 16 ел дәвамында җәмгыять белеме буенча Дәүләт йомгаклау аттестациясен һәм Бердәм Дәүләт имтиханын тикшерү буенча республика комиссиясе эксперты да булып тора. Бу вазифа да аңа зур җаваплылык өсти.

“Мәктәп тормышында төрле хәлләр була. Ләкин күбесе яхшы, җылы вакыйгалар белән бәйле. Хезмәтемдә мин бик күп уңышларга ирештем. Тырышлыгымны, эшемне күрә беләләр. Җитәкчеләргә, хезмәттәшләремә, гаиләмә зур рәхмәтлемен”, - ди Айдар Хәйдәр улы.

-2025 елда Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган Татарстан Республикасының иң яхшы укытучыларына педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен премияләр бирү бәйгесендә үземнең эшчәнлегемне яктырттым. Быел Татарстан Республикасының 94 педагогы катнашты, шуларның 34е җиңүче дип табылды. Җиңүчеләр сафында булуыма бик шатмын. Хезмәттәшем – Апас урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучы Наталья Харитонова да шундый ук уңышка иреште, - ди мөгаллим.

Тулырак язма – “Йолдыз” газетасы битләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев