Апас урта мәктәбенең ата-аналар комитеты җиңү яулады
Республикакүләм «Дус класс серләре» бәйгесенең финал этабында апаслылар беренче урынга лаек булды.
( 5 апрель, " Апастово-информ").
Апас урта мәктәбе командасы бәйгенең район, зона, ярымфинал этапларында җиңү яулаган иде. Бүген алар
Мөслим районында әлеге зур чараның финалында катнаштылар. Иң дулкынландыргыч мизгелләр - нәтиҗәне көтү иде. Команданың хыялы чынга ашты. Алар 17 район арасыннан беренче урынга лаек дип табылды һәм Краснодар өлкәсенең " Глобус" балалар сәламәтләндерү лагерена юллама һәм Диплом белән бүләкләнде.
Афәрин! Котлыйбыз! Тагын да зур җиңүләр насыйп булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев