Апаслылар матурлык ярата
Рузалия апа Закирова озак еллар Мәскәү өлкәсендә яшәп, гаиләсе белән район үзәгенә күченеп кайткан. Салават Кәримов урамы 8нче йортта төпләнеп, бүген яшәгән җирләрен чиста-пөхтә, матур итү өчен янып-көеп яшиләр.
(15 август, “Апастово-информ”).
Уңган, тырыш кешеләр алар.
“Матурлык та, чисталык та үзебез өчен. Ишектән чыгуга күңелләр ачылып китә. Чәчәкләрне бик яратабыз. Матур булсын дип яшибез. Чистартабыз, утыртабыз, карыйбыз, суларын сибәбез. Гортензия, пионнар утырттык, петунияләр үсә. Каштаннарыбыз бар. Алар матур гына үсеп китте”, - ди Розалия апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев