Апаста «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләре тапшырыла
Әлеге медальгә Тутай авылында яшәүче Ленинград блокадасының тере шаһиты Галия апа Гыйззәтуллина лаек булды.
(31 гыйнвар, “Апастово-информ”).
Рәсәй Президенты Владимир Путин “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышын Җиңүгә 80 ел” юбилей медален булдырды. Тиешле Указ 2 сентябрьдә рәсми хокуки мәгълүмат порталында басылган.
Юбилей медале белән Бөек Ватан сугышы ветераннары – хәрби хезмәткәрләр һәм үз теләге белән ялланганнар, тыл хезмәтчәннәре, гетто һәм концлагерьларның элекке балигъ булмаган әсирләре, СССР Хәрби көчләренең хәрби формированиеләре составында суышкан чит ил дәүләтләре гражданнары бүләкләнә.
“2025 ел - Ватан Сакчысы елы. Бөек Җиңүгә 80 ел тула. Сезгә безнең олы рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә”, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова.
Галия апа медальне күз яшьләре аша кабул итте.
“Безнең кичергәннәрне аңлатып бетерә торган түгел. Бөтен шәһәрне шартлау тавышлары уятты. Әткәй-әнкәйләр елаша башлады. Ул вакытта ник елаганнарын да аңламаганбыз инде. Исән-сау калып, 1942 елда авылга кайтып егылдык. Товар ташый торган вагонга утырып, җәе буе кайттык. Әти безне озатып калды. Сугыш бетәр дә, кире кайтырсыз диде. Шул күрүдән без аны югалттык инде. Үзәккә үтеп калган ачы вакыйгалар еш искә төшә. Әнкәй аларны елый-елый сөйли иде. Бүгенге көнебез тыныч булсын, - диде Галия апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев