Апаста алтын йөрәкле көмеш волонтелар игелек күрсәтүләрен дәвам итә
Апасның “Алга” яшүсмерләр клубында эш бер дә тынып тормый. Биредә алтын куллы, олы йөрәкле көмеш волонтерлар тырыша- тырыша хәрбиләргә гуманитар ярдәм әзерли.
(14 июль, “Апастово-информ”).
Ниләр генә эшләнми биредә. Кая карасаң, эш кайный. Берәүләр носилка тегә, кемдер тегә, үтүкли, кемдер москировка челтәре үрә. Әлеге эшләр районыбызда 2022 елда ук оештырылган иде. Әкертенләп башланган изге гамәлдә бүгенге көндә 100дән артык кеше катнаша. Алар вакытларын, көчләрен кызганмыйча, бар тырышлыкларын куеп, махсус хәрби операциядә Ил сагында булган батырларга гуманитар ярдәм әзерли.
“Эш төрләрен киңәйтә барабыз. Хәрбиләрнең ихтыяҗларын өйрәнеп яңа ярдәмнәр әзерләргә тырышабыз. Мисал өчен, әле узган ел октябрь аеннан дроннарга каршы одеяллар эшли башласак, быел февраль аенда дроннарга каршы челтәрләр дә үрә башладык. Сафларыбыз тулылана барса да, эшче кулларга кытлык бар әле. Райондашларыбыз игелекле эшләргә күбрәк кушылып, һәркем үзеннән өлеш кертсә иде. Җиңү көнен бергә якынайтыйк, - ди көмеш волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Сания Сафиуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев