Апаста Алтын туйларын билгеләп үтүче олпат парлар бүләкләнде
Район мәдәният йортына 50 ел бергә гомер итүче үрнәк парлар җыелды.
(7 июль, “Апастово-информ”).
Алар өчен биредә “Без әле дә матур, тик кайгылар гына килмәсен” дип исемләнгән бик матур кичә узды. Әлеге чара Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан оештырылган иде.
-Гаилә - ул һәммә кеше өчен дә иң кыйммәтле, иң изге төшенчәләрнең берсе. Сөенечләребезне дә, борчуларыбызны да без гаиләдә уртаклашабыз, якын кешеләребез янында күңелебезгә җылылык, тынычлык табабыз. Нинди генә кыенлыклар, сынаулар узсагыз да, сез гаиләгезне, бер-берегезгә булган җылы хисләрегезне саклап кала белгәнсез, балалар үстергәнсез, аларга белем һәм матур тәрбия биргәнсез. Яшьләр өчен дә сезнең тормышыгыз үрнәк булсын иде. Район башлыгы, район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән сезнең һәммәгезне дә бәйрәм белән котлыйбыз. Пар канатларыгызны сындырмыйча, кулга-кул тотынышып, тигезлектә, саулыкта, озын-озак гомер яшәргә насыйп булсын иде, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлүсә Галләмова.
Өлкәннәрне район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, Сергий атакай Грязнов, район ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина да тәбрик итеп, иң җылы теләкләрен җиткерделәр.
Районыбыз бизәге булган үрнәк парлар сәхнә түренә чакырылып хөрмәтләнделәр һәм бүләкләргә ия булдылар.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре дә өлкәннәр хөрмәтенә иң матур җыр-моңнарын яңгыраттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев