Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Апаста батыр Ил улларының якыннарына район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән күчтәнәч-пакетлар тапшырыла

Бәйрәм уңаеннан районда махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм һәлак булучыларның гаиләләренә күчтәнәч-пакетлар таратыла.

(5 март, “Апастово-информ”).

  Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова белдерүенчә, әлеге эшкә махсус кураторлар билгеләнгән. Алар махсус хәрби операциядә Ил сагында булган, хәбәрсез югалган яисә һәлак булганнарның якыннары янына барып, аз гына булса да бәйрәм кәефе бүләк итү өчен район башлыгының ихтирамын белдереп, күчтәнәчләре белән сөендерделәр.
  “Барлыгы 280 күчтәнәч-пакет әзерләнде. Районнан киткән яисә якыннары безнең җирлектә яшәүче һәр хәрбинең гаиләсе күчтәнәчләр алачак”, - ди Гөлүсә Галләмова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев